Базарлы Матакта “Яшь янгынчы" балалар хәрәкәте активистлары бүләкләнде

2019 елның 6 сентябре, җомга

Балалар куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында Әлки районы Базарлы Матак авылы балалар иҗат йортында "Яшь янгынчы” балалар хәрәкәте активистлары очрашуы узды. Чарада Әлки районының барлык белем бирү мәктәпләреннән 200 делегат катнашты.

ДЯК хезмәткәрләре балалар арасында янгын куркынычсызлыгы чараларын пропагандалауга аерым игътибар бирә. Нәкъ менә шуңа күрә ДТТ фойесында 13 интерактив мәйданчык оештырылды, аларда балалар хәрәкәте эшчәнлеге юнәлешләре, шул исәптән яшь янгын сүндерүчеләр дружиналары да күрсәтелде. Слетта катнашучыларны район башлыгы Александр Никошин сәламләде һәм иң яхшы педагог-оештыручыларны район Советының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International