Ачык ишекләр һәм балалар өчен экскурсияләр көннәре күптән Яшел Үзән янгын сүндерү бүлекләрендә традициягә әйләнде. Янгын сүндерүчеләргә кунакка бөтен бер төркем һәм сыйныфлар белән киләләр. Белем көне алдыннан янгын сүндерүчеләр ел саен үз хезмәткәрләренең балалары өчен бәйрәм оештыра һәм 1 сентябрь көнне беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керергә теләүчеләрне чакыра.
Балаларга күзәтү экскурсиясе белән 52 нче янгын часте буенча үткәрделәр, дежур каравылның сугыш чоры ничек үтүен ачык аңлаттылар. Аннан соң балалар төтен камерасында янгын сүндерүчеләре яну учакларын ничек сүндерә һәм караңгыда ничек зыян күрүчеләрне табуын күзәттеләр.
Барлык беренче сыйныф укучыларына бүләкләр, дипломнар һәм янгын куркынычсызлыгы буенча белешмәлекләр тапшырылды. Ә бәйрәм истәлеккә традицион гомуми фото белән тәмамланды.
Резедә Йосыпова, ТР Яшел Үзән янгын һәм коткару гарнизонының матбугат хезмәте