Яңа уку елы инде тау артында түгел һәм тулы куәтенә мәктәпләрне янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча тикшерү бара. Мәгариф учреждениеләрен яңа уку елына вакытында әзерләү максатыннан, әлеге эш июль ахырында ук башланган иде.
Кабул итү барышында хезмәткәрләр белән янгынга каршы инструктаж үткәрүнең сыйфатына, персоналның янгын куркынычсызлыгы таләпләрен белүенә һәм янгын чыккан очракта гамәлләр кылуына аерым игътибар бирелә. Электр җиһазларының торышы, эвакуацияләү юллары, беренчел янгын сүндерү чараларының, тышкы һәм эчке янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганакларының булуы һәм төзеклеге тикшереләчәк.