Актаныш һәм Минзәлә муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш буенча зайонара бүлек башлыгы Альберт Тимерханов, 2019 елгы урып-җыю чорында янгыннарны кисәтү максатыннан, «Август-Мөслим» ҖЧҖ комбайнчылары белән профилактик әңгәмә үткәрде.
Ашлык киптерү комплексларының янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында түбәндәгеләр мөһим:
* ашлык складларын аерым биналарда урнаштырырга, аларның капкалары тышкы якта ачылырга һәм берни белән дә томаланмаска тиеш;
* җитештерү биналарында урнаштырылган киптергечләр янгынга каршы 1 нче типтагы киртәләр белән аерылырга тиеш.
* ашлык складлары биналарында электр үткәргечләре корыч торбаларда башкарылырга тиеш, ә электр яктырткычлары тузан үткәрә торган башкаруда булырга тиеш;
• ике сәгать саен пробалар сайлап алу юлы белән ашлык температурасын контрольдә тотарга һәм кирәк булган очракта җылылык китерүченең температурасын вакытында киметергә;
• янгын очрагында агрегатны туктатырга, суыту өчен ашлыкны бушатырга һәм янган эзләре булган ашлыкны алырга кирәк;
* торгынлык участоклары булдырмас өчен ашлык һәм тузаннан йөкләү-бушату механизмнарын тәүлек саен чистартырга;
• ашлык киптергечнең эшен кичекмәстән күзәтеп торырга;