Кысылган һавалы сулыш аппаратларында янгын сүндерүчеләр «зыян күрүчене» оператив рәвештә эзләп тапкан. Бу муниципаль районнарны саклау буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең территориаль бүлекчәләре арасында хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булган янгын сүндерүчеләр истәлегенә багышланган 41 нче республика ярышлары биремнәренең берсе иде.
Менә инде 41 ел рәттән янгын сүндерүчеләр реаль шартларга максималь якын булган катлаулы шартларда эшләгәндә үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтәләр.
Газ-төтен яклаучылар ярышлары ике көн дәвам итте. Аларда республиканың авыл янгын сүндерү һәм коткару бүлекләреннән 38 команда катнашты-бу 200гә якын янгын сүндерүче.
Ярышларда уңыш хуҗаларга елмайды-чирмешәнлеләр җиңүче булдылар. Икенче урында - Байлар Сабасы командасы, өченчедә-Түбән Кама районының Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогы янгын сүндерүчеләре.
Марат Гомәров, «Безнең Чирмешән» газетасы