10 ел эшләү дәверендә Татарстан КХИҮ дистәдән артык зур масштаблы гадәттән тыш хәл һәм күп меңләгән гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерүдә катнашты, Халыкны һәм территорияләрне яклауны тәэмин итү бурычларына кергән барлык министрлыклар, ведомстволар һәм оешмалар белән үзара бәйләнештә эшләү осталыгы көчәйде. Бу эшчәнлекнең нәтиҗәсе булып төрле характердагы гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча эшләрне координацияләүче ведомствоара штабларның бердәм эшләве булды.
Татарстан КХИҮ хезмәткәрләрен юбилее белән котлыйбыз, барыгызга да нык сәламәтлек, иминлек һәм Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен һөнәри эшчәнлекләрендә алга таба да уңышлар телибез!
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең матбугат хезмәте