Татарстан Республикасы суда коткару җәмгыяте хезмәткәрләре «Татарстан Республикасының су объектларында бәхетсезлек очракларын профилактикалау һәм халыкның куркынычсызлыгы» проекты белән Беренче Бөтенроссия Президент грантлары конкурсында җиңүчеләр булдылар. «Татарстан Республикасы суда коткару җәмгыяте» иҗтимагый оешмасы бүләк сыйфатында 412 мең сумнан артык күләмдә акчалата грант алды. Шушы көннәрдә ТР суда коткару җәмгыяте рәисе Вячеслав Кандрашин җәмгыятнең муниципаль бүлекчәләре вәкилләренә Президент грантына сатып алынган җиһазлар һәм кирәк-яраклар тапшырды.
«Татарстан Республикасы су объектларында бәхетсезлек очракларын профилактикалау һәм халыкның куркынычсызлыгы» проекты белән Татарстан Республикасыннан килгән иреклеләр-җәмәгатьчеләр Президент грантына дәгъва кылучы 3600 катнашучы арасында иң яхшысы була алдылар.
- Безгә конкурста катнашырга Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре тәкъдим итте, - дип сөйли Татарстан ОСВОД Рәисе Вячеслав Кандрашин. - Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан тыш, безнең проект партнерлары-шулай ук Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасында Россия ГТХМ ГИМС Үзәге. Безнең «кураторлар» даими рәвештә мәгълүмати, консультация һәм оештыру ягыннан ярдәм күрсәтә.
Руслан Фәтхетдинов – Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең матбугат хезмәте