8-нче июль вакыйгалары:
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 37 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгын сүндерүчеләре 9 янгынны сүндергән, шул исәптән торак биналарда (корылмаларда) һәм ишегалларында – 4.кызганычка каршы, 1 кеше үлгән Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында-3 янгын, ут белән саксыз эш итүдән-6 янгын.
Башка чакырулар буенча - 14 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү - 8 тапкыр.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыктылар. Шуларның 2се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.
Профилактика эшләренә-20 тапкыр.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе халыкка балаларны караучысыз калдырмау үтенече белән мөрәҗәгать итә.
- Балаларны ябык фатирларда яки бүлмәләрдә ялгыз калдыру аеруча куркыныч. Янгын чыккан очракта алар үзләре янгыннан коткарыла алмый.
- Исегездә тотыгыз: һәр өлкән кешенең бурычы - ут белән уйнауга чик кую, балаларга аларның куркынычлыгын аңлату.
- Балаларның иминлеге турында кайгыртыгыз, янгын вакытында кичекмәстән бинадан чыгып китәргә кирәклеген, аннары «112» ашыгыч хезмәтләренең бердәм номерына шалтыратуы турында аңлатыгыз.
Утка үзегез ничек, балаларыгыз да шулай ук карыячак.
Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - кеше салкынлыгы һәм ут белән эш итүдә ваемсызлык. Алкоголь исереклеге халәтендә кеше үз гамәлләрен дә контрольдә һәм башка кеше гомере өчен дә бернинди җаваплылык тота алмый.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны": 8 (843) 288-46-96