"Торак” профилактик операциясе кысаларында дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре республика шәһәрләрендә һәм районнарында рейдлар дәвам итә. Торак йортларда янгын куркынычсызлыгын тикшерүнең чираттагы этабы Мөслим муниципаль районында оештырылды.
Район шәхси йортларында яшәүчеләргә кунакка Мөслим һәм Сарман муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Рушан Фәрхетдинов һәм районара бүлек өлкән инспекторы Ренат Идиятуллин килделәр. Инспекторлар халык белән көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чараларын җиткерү буенча эш алып бардылар.
Бу юнәлештә эш республиканың барлык районнарында да дәвам итә.