Нурлатта янгын техникасын күрсәттеләр

2019 елның 2 июле, сишәмбе

Ел саен балаларның каникуллары башланганда Федераль дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре балалар белән профилактик эшне көчәйтәләр. Бүген Аксубай һәм Нурлат муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге, ТР буенча 11-ФЯХО 125 янгын-коткару бүлеге белән берлектә, шәһәрнең спорт паркында мавыктыргыч чара үткәрде.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янгын техникасын, янгын сүндерү-техник коралларын гомуми күзәтүгә һәм форма кертүгә чыктылар. Беренче эш итеп техника Нурлатның яшь халкын үзенә җәлеп итте. Аксубай һәм Нурлат муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр районара бүлегенең өлкән инспекторы Әлмәрис Талипов балаларга янгыннарның төп сәбәпләре һәм балалар белән ут уйнаудан янгыннарны кисәтү чаралары турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International