19-нчы июнь вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре тревога буенча 60 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгын сүндерүчеләре 14 янгынны сүндергән, шул исәптән: торак сектор - 6 янгын, эксплуатацияләнмәгән биналар - 3 янгын, башка объектлар - 5 янгын.
Сәбәпләре: электр җиһазны урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында - 4 янгын, мичне урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, балаларның ут белән уйнавы -7 янгын, ут төртүдән - 1 янгын, башка сәбәпләр аркасында – 1 янгын.
ИЯХ бүлекләре эше 2 тапкыр җәлеп ителде.
ТР буенча Россия ГТХМ ЭКХ һәм Россия ГТХМ ИЭКО дежур бүлекчәләре 1 тапкыр чыктылар. Профилактик эшләр – 17.