2019 ел 20 июнь, Бөгелмә шәһәре, Рабочая урамы. Беренче янгын сүндерү бүлекчәләре килеп җитү буенча 30 кв.метр мәйданда бер катлы йорт эчендә янгын чыккан. Янгын нәтиҗәсендә 2 бала һәлак булган, 2016 елгы малай һәм 2018 елгы кыз.
Күршеләр янган йорттан үлгән балаларның әнисен, 1994 елгы хатын-кызны коткарганнар. Янгынның сәбәбе-электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү.