Куркынычсызлык бәйрәме балалар өчен күңелле сюрприз булды. Шәһәрдә, урманда һәм суда куркынычсызлык тематикасына театральләштерелгән тамаша ясаганнан соң, кечкенә тамашачылар өчен махсус оештырылган «Корстон-Казан» кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексы фойесында аларны тагын бер тамаша көтә иде. Янгын мотоцикллары һәм квадроцикллар, коткару жилетлары һәм круглары, янгын куркынычсызлыгы һәм суда үз-үзеңне тоту темасына төрле эшләнмәләр һәм рәсемнәр күргәзмәсе-боларның барысын да карап кына калмыйча, тотып та, истәлеккә фотога да төшәргә мөмкин иде. Тагын-дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторларыннан, ГИМС ирекле янгын сүндерүчеләреннән, Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыятеннән, Суда коткару җәмгыятеннән иң активлар өчен гыйбрәтле викториналар һәм конкурслар булды.