2019 елның 30 маенда Яр Чаллы шәһәренең ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә 1974 елда туган 54 нче янгын-коткару бүлеге командиры эчке хезмәтнең өлкән прапорщигы Хәлим Хәйруллин китерелде.
Көн дәвамында медиклар аның тормышы өчен көрәштеләр, әмма, кызганычка каршы, 20:40 30 майда Яр Чаллы шәһәренең ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табиблары 54-ЭКБ бүлекчәсе командирының үлемен билгеләделәр. Үлем сәбәбен экспертиза билгеләячәк. Җеназа 1 июньдә һәлак булган кешенең туган ягында булачак.