Түбән Камада Федераль янгынга каршы хезмәтнең беренче отрядының уку-тренировка полигонында өч тапкыр СССР чемпионы, янгын-коткару спорты буенча биш тапкыр Россия чемпионы, 1992 елда Россия рекордчысы Сергей Хилковка багышланган егетләр һәм кызлар арасында янгын-гамәли спорт буенча республика ярышлары үткәрелде. Мондый ярышлар 1997 елдан бирле үткәрелә.
Гомумкоманда урыннары алдагы рәвешле бүленде:
1 урын – КФК-1 (Түбән Кама)
2 урын – КФК-5 (Казан)
3 урын – КФК-7 (Казан).
Ярышларның төп призын яулап, Федераль янгынга каршы хезмәтнең беренче отряды янгын-гамәли спорт буенча яшь спортчыларны әзерләү буенча югары осталыгын тагын бер тапкыр раслады.
Людмила Свойкина 1-ФЯХО
Фото: Павел Особливый.