Узган тәүлек эчендә булган вакыйгалар

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

28-нче апрель вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре тревога буенча 74 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгын сүндерүчеләре 23 янгынны сүндергән, шул исәптән: мунчаларда һәм сауналарда – 4 янгын, каралтыда – 2 янгын, бакча йортларында – 2 янгын, күпфатирлы йортларда – 1 янгын, башка объектларда – 14 янгын.

Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 6 тапкыр, ут белән саксыз эш итүдән – 17 тапкыр.

ЮТХ нәтиҗәләрен ликвидацияләү һәм авария-коткару эшләренә чыгу – 4 тапкыр.

ИЯХ бүлекләре эше җәлеп ителмәде.

ТР буенча Россия ГТХМ ЭКХ һәм Россия ГТХМ ИЭКО дежур бүлекчәләре – тапкыр чыктылар. Шул исәптән: ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр, авыру транспортировкалауга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр. Профилактика эшләренә-8 тапкыр.

Янгын

29.04.2019, 03.30, Казан шәһәре, Идел буе районы, Отары поселогы, Гагарин урамы, ике йорт.

Планында 5х6 метр зурлыкта һәм йортның ишегалды корылмалары, шулай ук планында 10х12 метр зурлыкта күрше бүрәнәле бер катлы торак йортның түбәсе яну. Янгынның гомуми мәйданы 200 кв.метр.

Янгын нәтиҗәсендә 1955 елда туган хатын-кыз, күрше йортта яшәүче, яну продуктлары белән агуланып, госпитализациядән баш тарткан. Янгынның сәбәбе ачыклана.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе кисәтә:

- исерткеч эчемлекләрне артык кулланмагыз, урын өстендә тәмәке тартмагыз!

- балаларны караучысыз калдырмагыз, аларны гади куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтегез;

- төзек булмаган электр үткәргече белән файдаланмагыз, электр җылытучыларын кулланганда сак булыгыз;

- кертелгән электр һәм газ приборларын караучысыз калдырмагыз.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе халыкка балаларны караучысыз калдырмау үтенече белән мөрәҗәгать итә.

- Балаларны ябык фатирларда яки бүлмәләрдә ялгыз калдыру аеруча куркыныч. Янгын чыккан очракта алар үзләре янгыннан коткарыла алмый.

- Исегездә тотыгыз: һәр өлкән кешенең бурычы - ут белән уйнауга чик кую, балаларга аларның куркынычлыгын аңлату.

- Балаларның иминлеге турында кайгыртыгыз, янгын вакытында кичекмәстән бинадан чыгып китәргә кирәклеген, аннары «112» ашыгыч хезмәтләренең бердәм номерына шалтыратуы турында аңлатыгыз.

Утка үзегез ничек, балаларыгыз да шулай ук карыячак.

Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - кеше салкынлыгы һәм ут белән эш итүдә ваемсызлык. Алкоголь исереклеге халәтендә кеше үз гамәлләрен дә контрольдә һәм башка кеше гомере өчен дә бернинди җаваплылык тота алмый.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны": 8 (843) 288-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International