Казанда янгын сүндерү хезмәтенең һәлак булган хезмәткәрләре мемориалына чәчәкләр салу тантанасы узды

2019 елның 27 апреле, шимбә

Россия янгынчылыгы көненең 370 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең һәлак булган янгын саклау хезмәткәрләре истәлегенә мемориаль комплекс янында тантаналы митинг булды. Чарада янгын сүндерү хезмәте ветераннары, һәлак булган хезмәткәрләрнең тол хатыннары, шулай ук Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең җитәкче составы, эчке хезмәт генерал-лейтенанты Рафис Хәбибуллин катнашты.

Традицион тынлык минутыннан соң ГТХМ хезмәткәрләре һәлак булган янгын сүндерүчеләрнең туганнарына һәм толларына чәчәкләр тапшырдылар. Тантаналы чара мемориалга чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Россия янгынчылыгының 370 еллыгы уңаеннан бәйрәм чаралары Җиңү паркында дәвам итте, анда Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе һәм ТР ГТХМ хезмәткәрләре шәһәрлеләр өчен чын бәйрәм оештырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International