Бүген Казанда Ямашев һәм Әмирхан проспектлары киселешендәге скверда Чернобыль атом электростанциясендә авария ликвидаторлары истәлегенә багышланган митинг узды. Фаҗиганың 33 еллыгы уңаеннан ликвидатор-геройлар мемориалына күпсанлы шәһәр халкы – ликвидацияләүдә катнашучылар, аларның туганнары, Казан укучылары, гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кадет сыйныфлары укучылары һәм башкалар чәчәкләр салдылар.
«Бүген без узган гасырның иң куркыныч һәлакәтенең нәтиҗәләрен бетерүчеләрнең барысына да тирән хөрмәт күрсәтергә җыелдык. Сез, гомерегезне һәм сәламәтлелегезне кызганмыйча, һәлакәткә каршы көрәшкә бастыгыз, – дип мөрәҗәгать итте митингта катнашучыларга ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Гадел Мөбәрәкшин.
Митингта шулай ук Татарстан Республикасы хәрби комиссары урынбасары Рөстәм Яхин, Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының территориаль хезмәттәшлек һәм реабилитация бүлеге башлыгы Валерий Казаков, Казан Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе урынбасары Марат Уразаев, Татарстан Республикасында «Чернобыль Берлеге» инвалидлар иҗтимагый оешмасы рәисе Виктор Стекольщиков һәм башкалар катнашты.
(KZN.RU материаллары буенча)