Май бәйрәмнәре алдыннан янгын куркынычсызлыгы турында

2019 елның 26 апреле, җомга

 Россия Янгын сагы көне һөнәри бәйрәме алдыннан ГТХМ хезмәткәрләре традицион Ачык ишекләр көннәре һәм янгын музейларына экскурсияләр оештыралар.  Хәзер мондый чаралар, шул исәптән май бәйрәмнәре вакытында янгыннарны һәм башка гадәттән тыш хәлләрне кисәтүгә юнәлдерелгән.

Чираттагы Ачык ишекләр көнен Яшел Үзән янгын саклау музеена федераль янгынга каршы хезмәтнең 8 нче отряды һәм Яшел Үзән шәһәренең 23 нче «Алтын башак» балалар бакчасы хезмәткәрләре оештырды. Балаларга янгын сүндерүчеләрнең эш көннәре турында сөйләделәр, янгын биналарына экскурсия үткәрделәр. ЭКБ-52 караул җитәкчесе Алексей Жирнов заманча янгын сүндерү автомобильләренең тактик-техник үзенчәлекләре турында сөйләде, янгын сүндерү-техник җиһазларын күрсәтте.

   Музей экспозицияләре заллары буенча экскурсия барышында балалар Россиядә янгын сүндерү эше тарихы турында белделәр, ул быел 370 еллык юбилеен билгеләп үтә. Кызыклы экскурсия истәлеге итеп, балалар янгын техникасының музей үрнәкләре фонында традицион гомуми фотога төштеләр.

 

Резеда Йосыпова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International