Чараны Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары полковник Андрей Орлов ачты. Андрей Николаевич ягынчыларны якынлашып килүче бәйрәмнәр, Россия янгынчылыгының юбилей датасы һәм Җиңү көне белән котлады.
Тантана тәмамланганнан соң янгын саклау гарнизонының шәхси составы, аларның гаилә әгъзалары һәм чакырылган кунаклар өчен бәйрәм концерты күрсәтелде. 15-нче ФЯХ отряды хезмәткәре Эдуард Вәлиев, Яр Чаллы шәһәре артистлары, шулай ук «ГТХМ янгын сүндерүчеләре-коткаручылары» корпусының кадетлары чыгыш ясады.