27 апрельдән 28 апрельгә кадәр Пасха бәйрәмен үткәрү чорында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән оештыру һәм гамәли чаралар комплексы эшләнде һәм гамәлгә ашырыла. Бүген Казан шәһәре Киров районының күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре Сергий Радонежский храмында янгын куркынычсызлыгы торышын тикшерделәр.
Гомумән Татарстан Республикасы территориясендә бәйрәм чаралары Рус Православие Чиркәвенең 252 объектында узачак. Барлык гыйбадәтханәләр дә янгын куркынычсызлыгы торышын тикшерәчәкләр. 1482 кеше тиешле инструктажлар узды. Пасхаль төндә ГТХМ хезмәткәрләре барлык гыйбадәтханәләрдә кизү торачак.