21-нче апрель вакыйгалары:
ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре тревога буенча 235 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгын сүндерүчеләре 67 янгынны сүндергән, шул исәптән: шәхси йортларда-2 янгын, мунчаларда – 7 янгын, күпфатирлы йортларда – 3 янгын, каралтыда – 5 янгын, авто – 1 янгын, башка объектларда – 48 янгын. Кызганычка каршы, 7 кеше һәлак булган.
Сәбәпләре: электр җиһазны урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен дөрес үтәмәү - 3 тапкыр, мичне урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен дөрес үтәмәү – 7 тапкыр, ут белән саксыз эш итү – 54 тапкыр, ут төртүдән – 2 тапкыр, башка сәбәпләр – 1 тапкыр.
Авария-коткару эшләренә чыгу – 1 тапкыр.
ИЯХ бүлекләре эше 10 тапкыр җәлеп ителде.
ТР буенча Россия ГТХМ ЭКХ һәм Россия ГТХМ ИЭКО дежур бүлекчәләре 7 тапкыр чыктылар. Шул исәптән: ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, суда эзләү буенча – 2 тапкыр. Профилактика эшләренә-8 тапкыр.
21.04.2019, 09.57, Казан шәһәре, Совет районы, Константиновка торак массивы, Привольная урамы, ш. йорт.
Пландагы 14х7 метр зурлыкта бер катлы кирпеч гараж һәм мунча яну. Янгын мәйданы 10 кв.метр. Янгын нәтиҗәсендә 1956 елгы ир-ат һәлак була, зыян күрүчеләр юк, 10 кв.м мәйданда гаражның чормасы янып бетә. Янгынның сәбәбе-сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе кисәтә:
- исерткеч эчемлекләрне артык кулланмагыз, урын өстендә тәмәке тартмагыз!
- балаларны караучысыз калдырмагыз, аларны гади куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтегез;
- төзек булмаган электр үткәргече белән файдаланмагыз, электр җылытучыларын кулланганда сак булыгыз;
- кертелгән электр һәм газ приборларын караучысыз калдырмагыз.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе халыкка балаларны караучысыз калдырмау үтенече белән мөрәҗәгать итә.
- Балаларны ябык фатирларда яки бүлмәләрдә ялгыз калдыру аеруча куркыныч. Янгын чыккан очракта алар үзләре янгыннан коткарыла алмый.
- Исегездә тотыгыз: һәр өлкән кешенең бурычы - ут белән уйнауга чик кую, балаларга аларның куркынычлыгын аңлату.
- Балаларның иминлеге турында кайгыртыгыз, янгын вакытында кичекмәстән бинадан чыгып китәргә кирәклеген, аннары «112» ашыгыч хезмәтләренең бердәм номерына шалтыратуы турында аңлатыгыз.
Утка үзегез ничек, балаларыгыз да шулай ук карыячак.
Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - кеше салкынлыгы һәм ут белән эш итүдә ваемсызлык. Алкоголь исереклеге халәтендә кеше үз гамәлләрен дә контрольдә һәм башка кеше гомере өчен дә бернинди җаваплылык тота алмый.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны": 8 (843) 288-46-96