Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең һәм ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының үзәк аппаратының бөтен шәхси составы гомумшәһәр өмәсенә чыкты. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең уртак тырышлыгы белән идарә территориясе чүп-чардан һәм былтыргы яфраклардан чистартылды һәм чисталык белән балкыды.
ГТХМ хезмәткәрләренең уртак тырышлыгы белән бер самосвал чүп-чар белән тутырылды. Намуслы хезмәте өчен шәхси составка Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчелеге исеменнән телдән рәхмәт белдерелде.