Россия ГТХМ МИ-8 вертолеты Түбән Кама промзонында янгында зыян күрүчеләрне санитар-авиация эвакуациясен үткәрде

2019 елның 20 апреле, шимбә

17 апрельдә 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы буенча Рoсcия ГТХМ Баш идарәсенең Түбән Кама муниципаль районы БДДХ диспетчерыннан Түбән Кама шәһәре промзоны җитештерүенең берсендә янгын чыгу очрагы турында хәбәр килде.

9 кеше (авыр хәлдә) Яр Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китерелде, 8 кеше (уртача авырлыкта) Түбән Кама шәһәренең ҮРХнә китерелде.

Яр Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсеннән ике авыручыны Казан шәһәренең Республика клиник хастаханәсенә ташу өчен билгеләнгән медицина модуле белән Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының МИ-8 МТВ-1 авиазвенo вертолетын куллану каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International