Сәнәгать зонасында янгын нәтиҗәсендә Түбән Кама халкы өчен куркыныч юк. Зыян күрүчеләрне санитар эвакуацияләү өчен Россия ГТХМ вертолеты медицина модуле белән җәлеп ителде.

2019 елның 19 апреле, җомга

17 апрельдә 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы буенча Рoсcия ГТХМ Баш идарәсенең Түбән Кама муниципаль районы БДДХ диспетчерыннан Түбән Кама шәһәре промзоны җитештерүенең берсендә янгын чыгу очрагы турында хәбәр килде.

9 кеше (авыр хәлдә) Яр Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китерелде, 8 кеше (уртача авырлыкта) Түбән Кама шәһәренең ҮРХнә китерелде.

Яр Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсеннән ике авыручыны Казан шәһәренең Республика клиник хастаханәсенә ташу өчен билгеләнгән медицина модуле белән Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының МИ-8 МТВ-1 авиазвенo вертолетын куллану каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International