Узган тәүлек эчендә булган вакыйгалар

2019 елның 19 апреле, җомга

18-нче апрель вакыйгалары:

ТР буенча Россия ГТХМ ДЯХ бүлекчәләре тревога буенча 163 тапкыр ярдәмгә чыккан. Ялган чакырулар буенча-101 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 14 тапкыр. Республика янгын сүндерүчеләре 43 янгынны сүндергән, шул исәптән: 2 янгын, мунчаларда, сауналарда – 1 янгын, күпфатирлы йортларда – 4 янгын, дачаларда – 1 янгын, автода – 1 янгын, эксплуатацияләнми торган биналарда – 1 янгын, башка объектларда – 33 янгын. 1 кеше зыян күргән. 3 кеше коткарылган.

Янгыннар сәбәпләре: электр җиһазны урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен дөрес үтәмәү - 4 тапкыр, мичне урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен дөрес үтәмәү – 1 тапкыр, ут белән саксыз эш итүдән – 32 тапкыр, ут төртүдән – 1 тапкыр, башка сәбәпләр аркасында – 5 тапкыр.

Авария-коткару һәм ЮТХ нәтиҗәләрен ликвидацияләү эшләренә чыгу – 1 тапкыр.

ИЯХ бүлекләре эше 6 тапкыр җәлеп ителде.

ТР буенча Россия ГТХМ ЭКХ һәм Россия ГТХМ ИЭКО дежур бүлекчәләре – тапкыр чыктылар. Шул исәптән: ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, ЮТХнә – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр. Профилактика эшләренә-14 тапкыр.

Янгын

18.04.2019, 10.06, Казан шәһәре, Мәскәү районы, Шамил Усманов урамы, 17А йорты, фатир.

Биш катлы күпфатирлы торак йортның икенче катында мебель яну. Мәйданы 3 кв.метр. Янгын сагы хезмәткәрләре тарафыннан янучы фатирдан 1952 елгы ир-ат коткарыла. Бишенче каттан, маска кулланып, 2 кеше коткарылган. Янгынның сәбәбе – ут төртүдән.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе кисәтә:

- исерткеч эчемлекләрне артык кулланмагыз, урын өстендә тәмәке тартмагыз!

- балаларны караучысыз калдырмагыз, аларны гади куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтегез;

- төзек булмаган электр үткәргече белән файдаланмагыз, электр җылытучыларын кулланганда сак булыгыз;

- кертелгән электр һәм газ приборларын караучысыз калдырмагыз.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе халыкка балаларны караучысыз калдырмау үтенече белән мөрәҗәгать итә.

- Балаларны ябык фатирларда яки бүлмәләрдә ялгыз калдыру аеруча куркыныч. Янгын чыккан очракта алар үзләре янгыннан коткарыла алмый.

- Исегездә тотыгыз: һәр өлкән кешенең бурычы - ут белән уйнауга чик кую, балаларга аларның куркынычлыгын аңлату.

- Балаларның иминлеге турында кайгыртыгыз, янгын вакытында кичекмәстән бинадан чыгып китәргә кирәклеген, аннары «112» ашыгыч хезмәтләренең бердәм номерына шалтыратуы турында аңлатыгыз.

Утка үзегез ничек, балаларыгыз да шулай ук карыячак.

Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - кеше салкынлыгы һәм ут белән эш итүдә ваемсызлык. Алкоголь исереклеге халәтендә кеше үз гамәлләрен дә контрольдә һәм башка кеше гомере өчен дә бернинди җаваплылык тота алмый.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны": 8 (843) 288-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International