Татарстан Республикасында язгы ташуны авариясез уздырып җибәрүне тәэмин итүгә, шулай ук торак пунктларны, икътисад һәм социаль инфраструктура объектларын янгыннардан саклау белән бәйле мәсьәләләрне эшкәртү буенча Бөтенроссия ведомствоара команда-штаб өйрәнүләренең өченче этабы тәмамланды. Бүген Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең һәм РГХС көчләре һәм чаралары Россия ГТХМ авиациясен кулланып Лаеш районында урман һәм табигый янгыннарны сүндерү буенча гамәли чаралар эшләде.
Команда-штаб өйрәнүләре барышында практик чаралар үткәрү өчен көчләр һәм чаралар җәлеп ителде: РГХСдан 538 кеше шәхси состав һәм 137 берәмлек техника, шул исәптән ГТХМнан 318 кеше шәхси состав һәм 64 берәмлек техника. Өйрәнүләрдә барлык вазифалар вакытында һәм тулы күләмдә башкарылган.
Гомуми хәл контрольдә тотыла, гидрологик һәм урман янгыннарының даими мониторингы башкарыла, көч һәм чаралар җитәрлек, мөмкин булган гадәттән тыш хәлләргә һәм һәлакәтләргә әзер.