Чернобыль АЭСындагы һәлакәтне бетерү эшендә Татарстанның өлеше

2019 елның 12 апреле, җомга

26 апрельдә Россиядә радиация һәлакәтләренең нәтиҗәләрен бетерүдә һәм корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә.

Бүген Татарстан Республикасында ике мең ярымга якын авария ликвидаторы яши, аларның күбесе радиация нәтиҗәсендә инвалид булган. Татарстан Хөкүмәте, республика министрлыклары һәм ведомстволары, учреждениеләре һәм оешмаларының бурычы – бу кешеләргә мөмкин кадәр ярдәм итү, аларның сәламәтлеген саклау, тормыш сыйфатын күтәрү һәм аларның батырлыгы турында хәтерне саклап калу. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Чернобыль АЭСындагы һәлакәтне бетерүдә катнашучылар истәлегенә китап дөнья күрде. Басманы төзүчеләр исәннәрнең дә, тормыштан киткәннәрен дә кертеп, 3462 ликвидатор турында материаллар туплый алдылар.

Якташларыбыз батырлыгы ватаннары тарафыннан югары бәяләнде. 502 татарстанлы Чернобыль һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә батыр өлеш керткән өчен дәүләт бүләгенә лаек булды. Шуларның 10сы - Кызыл Йолдыз ордены, 6 кеше - Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, 8 кеше - «Почет Билгесе» ордены, 3 кеше - Халыклар Дуслыгы ордены, 161 кеше - Батырлык ордены, II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале, 138 кеше - «батырлык өчен» медале, 53 кеше - «үлүчеләрне коткарган өчен» медале белән бүләкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International