9-нче апрель вакыйгалары:
Узган тәүлектә ТР буенча Россия ГТХМ ДЯК янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 66 тапкыр ярдәмгә чыккан. Сәбәпләре: электр җиһазны урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен дөрес үтәмәү - 2 тапкыр, мичне урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен дөрес үтәмәү – 3 тапкыр, ут белән саксыз эш итү – 6 тапкыр, ут төртүдән – 1 тапкыр, башка сәбәпләр – 2 тапкыр.
ЮТХ нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 1 тапкыр чыктылар.
Волонтер янгын сүндерү бүлекчәләре эше 1 тапкыр җәлеп ителде.
Россия ГТХМ ЭКХ һәм ИЭКО бүлекләре 16 тапкыр ярдәмгә чыкты.
Янгын
09.04.2019, 17.42, Сарман авылы, Татарстан урамы, шәхси йорт.
План буенча 5х3 метр зурлыкта бер катлы бүрәнәле мунча яну. Мәйданы 15 кв.метрлы янгын. Янгын нәтиҗәсендә 1965 елда туган ир-ат зыян күрә. Янгын сәбәбе - мич белән саксыз эш итү.
Су һәлакәтләре
09.04.2019, 12.27, Яшел Үзән МР, Зөя елгасы аша автомобиль күпере янында.
«Славир-9У» СВПЫН кулланып ГТХМ коткаручылары 1974 елда туган ир-атны коткардылар. Зыян күрүче медицина ярдәменнән баш тартты. Фаҗиганың сәбәбе - язгы-кышкы чорда су объектларында саклану кагыйдәләрен бозу.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе кисәтә:
- исерткеч эчемлекләрне артык кулланмагыз, урын өстендә тәмәке тартмагыз!
- балаларны караучысыз калдырмагыз, аларны гади куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтегез;
- төзек булмаган электр үткәргече белән файдаланмагыз, электр җылытучыларын кулланганда сак булыгыз;
- кертелгән электр һәм газ приборларын караучысыз калдырмагыз.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе халыкка балаларны караучысыз калдырмау үтенече белән мөрәҗәгать итә.
- Балаларны ябык фатирларда яки бүлмәләрдә ялгыз калдыру аеруча куркыныч. Янгын чыккан очракта алар үзләре янгыннан коткарыла алмый.
- Исегездә тотыгыз: һәр өлкән кешенең бурычы - ут белән уйнауга чик кую, балаларга аларның куркынычлыгын аңлату.
- Балаларның иминлеге турында кайгыртыгыз, янгын вакытында кичекмәстән бинадан чыгып китәргә кирәклеген, аннары «112» ашыгыч хезмәтләренең бердәм номерына шалтыратуы турында аңлатыгыз.
Утка үзегез ничек, балаларыгыз да шулай ук карыячак.
Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - кеше салкынлыгы һәм ут белән эш итүдә ваемсызлык. Алкоголь исереклеге халәтендә кеше үз гамәлләрен дә контрольдә һәм башка кеше гомере өчен дә бернинди җаваплылык тота алмый.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны": 8 (843) 288-46-96