7-нче апрель вакыйгалары:
Узган тәүлектә ТР буенча Россия ГТХМ БИ янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 41 тапкыр ярдәмгә чыккан.
Сәбәпләре: электр җиһазны урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 тапкыр, мичне урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 тапкыр, ут белән саксыз эш итүдән – 7 тапкыр, ут төртүдән – 1 янгын, башка сәбәпләр аркасында – 4 тапкыр.
ЮТХ нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 1 тапкыр чыктылар.
Узган тәүлектә ирекле янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 1 тапкыр ярдәмгә чыккан.
ТР буенча Россия ГТХМ ЭКХ бүлекләре 10 тапкыр ярдәмгә чыкты.
Янгын
07.04.2019, 22.12, Лениногорск МР, Туктар Урдаласы авылы, Совет урамы, ш. йорт.
План буенча 10х10 метр зурлыкта шәхси бүрәнәле бер катлы торак йорт яну. Янгын мәйданы 100 кв.метр.
Янып беткән конструкцияләрне тикшерү барышында янгын саклау хезмәткәрләре 1958 елда туган ир-атның үле гәүдәсен ачыклый.
Янгын нәтиҗәсендә: йорт тулысынча 100 кв. м мәйданда янып беткән, 23 сәгать 33 минутта ишек янында, 1958 елда туган йорт хуҗасының мәете табылган.
Янгынның сәбәбе-сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән.
Эзләү-коткару эшләре
ГТХМ коткаручылары полиция хезмәткәрләре белән берлектә, балык тоту вакытында югалган 1980 елгы ир-ат табылган.
Фаҗиганең сәбәбе-җирлектә ориентация югалту.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе кисәтә:
- исерткеч эчемлекләрне артык кулланмагыз, урын өстендә тәмәке тартмагыз!
- балаларны караучысыз калдырмагыз, аларны гади куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтегез;
- төзек булмаган электр үткәргече белән файдаланмагыз, электр җылытучыларын кулланганда сак булыгыз;
- кертелгән электр һәм газ приборларын караучысыз калдырмагыз.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе халыкка балаларны караучысыз калдырмау үтенече белән мөрәҗәгать итә.
- Балаларны ябык фатирларда яки бүлмәләрдә ялгыз калдыру аеруча куркыныч. Янгын чыккан очракта алар үзләре янгыннан коткарыла алмый.
- Исегездә тотыгыз: һәр өлкән кешенең бурычы - ут белән уйнауга чик кую, балаларга аларның куркынычлыгын аңлату.
- Балаларның иминлеге турында кайгыртыгыз, янгын вакытында кичекмәстән бинадан чыгып китәргә кирәклеген, аннары «112» ашыгыч хезмәтләренең бердәм номерына шалтыратуы турында аңлатыгыз.
Утка үзегез ничек, балаларыгыз да шулай ук карыячак.
Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - кеше салкынлыгы һәм ут белән эш итүдә ваемсызлык. Алкоголь исереклеге халәтендә кеше үз гамәлләрен дә контрольдә һәм башка кеше гомере өчен дә бернинди җаваплылык тота алмый.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны": 8 (843) 288-46-96