4-нче апрель вакыйгалары:
Узган тәүлектә ТР ГТХМ БИ янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 41 тапкыр ярдәмгә чыккан. Ялган чакырулар буенча-18 тапкыр, ризык янганда – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән хезмәттәшлек итүгә – 18 тапкыр. Республика янгын сүндерүчеләре 3 янгынны сүндергән, шул исәптән каралтылар – 1, транспорт чаралары – 1, башкалар – 1.
Сәбәпләре: электр җиһазны урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен дөрес үтәмәү – 2 тапкыр, ут төртүдән – 1 янгын.
ЮТХ нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 1 тапкыр чыктылар.
Узган тәүлектә ИЯС бүлекчәләре чакыру буенча 1 тапкыр ярдәмгә чыккан.
ТР ГТХМ ЭКХ эшләре 10 тапкыр җәлеп ителде.
Башка вакыйгалар
04.04.2019, 08.15, Минзәлә шәһәре, Изыскательләр урамы, 4/6 нчы йорт, фатир.
Исле газ белән агулану нәтиҗәсендә 2012 елда туган малай һәм 1991 елда туган кыз зыян күргән, уртача авырлыктагы агулану диагнозы белән Минзәлә РҮХнә хастаханәгә салынганнар. Һәлакәтнең сәбәбе билгеләнә.
05.04.2019, 00.56, Казан шәһәре, Совет районы, Яңа Сосновка торак массивы, 1 нче йорт.
Исле газ белән агулану нәтиҗәсендә 1985 елгы ир-ат, җиңел дәрәҗәдә агулану диагнозы белән госпитализациядән баш тарткан, һәм 2013 елгы кыз, Казан шәһәренең БРКХнә уртача авырлыктагы агулану диагнозы белән хастаханәгә салынды. Һәлакәтнең сәбәбе билгеләнә.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе кисәтә:
- исерткеч эчемлекләрне артык кулланмагыз, урын өстендә тәмәке тартмагыз!
- балаларны караучысыз калдырмагыз, аларны гади куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтегез;
- төзек булмаган электр үткәргече белән файдаланмагыз, электр җылытучыларын кулланганда сак булыгыз;
- кертелгән электр һәм газ приборларын караучысыз калдырмагыз.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе халыкка балаларны караучысыз калдырмау үтенече белән мөрәҗәгать итә.
- Балаларны ябык фатирларда яки бүлмәләрдә ялгыз калдыру аеруча куркыныч. Янгын чыккан очракта алар үзләре янгыннан коткарыла алмый.
- Исегездә тотыгыз: һәр өлкән кешенең бурычы - ут белән уйнауга чик кую, балаларга аларның куркынычлыгын аңлату.
- Балаларның иминлеге турында кайгыртыгыз, янгын вакытында кичекмәстән бинадан чыгып китәргә кирәклеген, аннары «112» ашыгыч хезмәтләренең бердәм номерына шалтыратуы турында аңлатыгыз.
Утка үзегез ничек, балаларыгыз да шулай ук карыячак.
Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - кеше салкынлыгы һәм ут белән эш итүдә ваемсызлык. Алкоголь исереклеге халәтендә кеше үз гамәлләрен дә контрольдә һәм башка кеше гомере өчен дә бернинди җаваплылык тота алмый.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны": 8 (843) 288-46-96