"Торак-2019» операциясе кысаларында Кама Тамагы һәм Тәтеш муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр районара бүлеге хезмәткәрләре социаль аз тәэмин ителгән гаиләләрнең һәм ялгыз карт гражданнарның яшәү урыннарында булдылар.
Халык белән янгынга каршы инструктаж үткәрелде, аны исәпкә алу журналында тыңлаучылардан куллар куелды. Һәр кешегә көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча белешмәлек тапшырылды.
Шулай ук өлкәннәргә янгын чыгу очрагында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм «101» янгын саклау телефоны һәм «112» ашыгыч чакырулар бердәм хезмәте номеры турында искәрттеләр.