Тиз җылыту, тәүлек буе уңай температура һәм язгы кояш республика сулыкларын боз панциреннән тизрәк арынырга мәҗбүр итә. Күп кенә кече һәм урта елгаларның үзәне боздан ачылды инде. Шуңа да карамастан, кайбер экстремаль балыкчылар язгы бозга чыгуны дәвам итә. Аларның аңын «айныту» өчен Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча КСДИ Үзәге хезмәткәрләре көн саен профилактик рейдлар үткәрә. Бүген Казан елгасы акваториясендә КСДИ Үзәгенең Казан инспекторлык бүлеге хезмәткәрләре аңлату эшләре алып барды.
- Казан елгасының бөтен үзәнен диярлек боздан ачтылар инде, - дип билгеләп үтте ГИМС Үзәгенең Казан инспекторлык бүлеге җитәкчесе Марат Ганиев. – Бозлар сулыкларда калды әле. Анда боз калынлыгы 50 см дәрәҗәдә тотылса да, ул көпшәк һәм начар була башлаган инде. Теләсә кайсы вакытта боз аяк астында таралырга мөмкин һәм куркыныч тудыра. Аллага шөкер, ел башыннан Казанда балыкчыларның берсе дә зыян күрмәде әле.