Яшел Үзәндә янгынга каршы хезмәт һәм полиция хезмәткәрләре рейд үткәрә

2019 елның 29 марты, җомга

Яшел Үзәндә буш торган йортларда янгыннар ешрак күзәтелә. Ел башыннан авария хәлендәге йортларда 24 янгын теркәлгән. Күпчелек очракта буш фатирларда һәм баскыч мәйданчыкларында иске әйберләр һәм чүп-чар яна. Соңгы вакыйга нәтиҗәсендә билгеле яшәү урыны булмаган 60 яшьлек ир-ат тән җәрәхәтләре алган.

Федераль янгынга каршы хезмәтнең 8 нче отряды хезмәткәрләре тарафыннан Яшел Үзән районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторлары, полиция хезмәткәрләре һәм торак сәясәте департаменты вәкилләре белән берлектә оештырылган рейдларның төп максаты - мондый очракларга юл куймаска. Профилактик төркем Яшел Үзән йортларын йөреп чыга. Профилактик рейдлар апрель уртасына кадәр планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International