25 мартта 12.50 сәгатьтә «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдән Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч метеорологик күренеш турында 2019 елның 25 мартында көндез һәм кич белән кисәтү ясалды:
Киләсе 1-3 сәгатьтә, 2019 елның 25 мартында төнлә һәм көн азагына кадәр Татарстан Республикасының көнбатыш районнарында урыны белән 20 мм һәм аннан да күбрәк кар көтелә.