Су объектларында кешеләрнең һәлак булуын булдырмау максатыннан һәм республика сулыкларында бозның язгы ташу процессы башлануга бәйле рәвештә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе 17 марттан башлап кешеләр күпләп бозга чыга торган урыннарда тәүлек буе эшләячәк вакытлы коткару постлар чыгара.
Тәүлек буе дежур тору кешеләр күпләп бозга чыга торган 8 урында оештырылачак:
Казан ш., Яшел Үзән ш., Яр Чаллы ш., Лаеш ш., Чистай ш., Түбән Кама ш., Кама Тамагы муниципаль районының Заовражный Каратай т. п. янында, Алексеевск муниципаль районының «Алексеевскдорстрой» ААҖ комкобазасы территориясендә Кама елгасы аша күпер дамбасы янында.