Узган тәүлек эчендә булган вакыйгалар

2019 елның 19 марты, сишәмбе

18-нче март вакыйгалары:

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 45 тапкыр чыктылар. Сәбәпләре: электр җиһазны урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен дөрес үтәмәү – 1 тапкыр, ут белән саксыз эш итү – 6 тапкыр, башка сәбәпләр – 2 тапкыр.

ЮТХ нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 2 тапкыр чыктылар. Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 2 тапкыр ярдәмгә чыккан. Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 2 тапкыр ярдәмгә чыккан. ТР ГТХМ ИЭКО филиаллары дежур бүлекчәләре – 16 тапкыр чакырылды.

Янгыннар

18.03.2019, 09.57 Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамы, 16 нчы йорт, фатир.

65х12 метрлы тугыз катлы панель торак йортның бишенче катында әйберләр һәм мебель яну. Мәйданы 4 кв.метр. Янгынның сәбәбе-тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү.

19.03.2019, 00.29, Әлмәт р-н, мкр. Тихоновка, Терешкова ур., 41

Янгынның сәбәбе-электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе халыкка балаларны караучысыз калдырмау үтенече белән мөрәҗәгать итә.

- Балаларны ябык фатирларда яки бүлмәләрдә ялгыз калдыру аеруча куркыныч. Янгын чыккан очракта алар үзләре янган бинадан чыга алмый.

- Исегездә тотыгыз: һәр өлкән кешенең бурычы - ут белән уйнауга чик кую, балаларга аларның куркынычлыгын аңлату.

- Балаларның иминлеге турында кайгыртыгыз, янгын вакытында кичекмәстән бинадан чыгып китәргә кирәклеген, аннары «112» ашыгыч ярәме турында аңлатыгыз. Үз балалары өчен үрнәк булыгыз.

Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - кеше салкынлыгы һәм ут белән эш итүдә ваемсызлык. Алкоголь исереклеге халәтендә кеше үз гамәлләрен, башка кеше гомере өчен дә бернинди җаваплылык тота алмый.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны": 8 (843) 288-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International