Актаныш районы Татар Суксы авылының «Ромашка» балалар бакчасында янгын-тактик дәрес

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәт Яр Чаллы отрядының Татар Суксы авылын саклау буенча аерым пост эшчеләре Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының Татар Суксы авылының «Ромашка» балалар бакчасы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә янгын-тактик дәрес үткәрделәр.

Дәрес барышында «Б» кәүсәсе белән көч һәм чаралар корылды, янгын сүндерү ысуллары эшләнде, бинаның конструктив үзенчәлекләре һәм янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганакларының урнашуы өйрәнелде. Дәрес ахырында Татар Суксы авылын саклау буенча аерым пост начальнигы Яр Чаллы янгынга каршы хезмәт отряды җитәкчесе Латыйпов А. Р. гадәттән тыш хәлләр вакытында балалар бакчасы персоналы белән аңлату әңгәмәсе үткәрде һәм педагогларга янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча белешмәлекләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International