Республика янгын сүндерүчеләре профилактик рейды

2019 елның 6 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәт Апас отрядының Кама Тамагы муниципаль районының Теньки авылын саклау буенча аерым пост эшчеләре «Торак-2019» янгын-профилактика операциясе кысаларында шәхси торак йортларны йөреп чыктылар.

Әлеге чара Кама Тамагы муниципаль районының Лабыш авылында яшәүчеләр арасында үткәрелде. Чара барышында гражданнар янгын куркынычсызлыгының төп таләпләрен, гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта гамәлләр турында искә төшерделәр һәм янгын куркынычсызлыгы турында белешмәлекләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International