Түбән Кама районының 50нче гомумтаралган төр балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр янгынга каршы тематикага уздырылган конкурсларда актив катнашалар. Түбән Кама муниципаль районының янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Рамил Насыйбуллин балаларга саклык кагыйдәләрен искә төшерде:
- Шырпы-уенчык түгел! Алар янгын чыгарырга мөмкин.
- Электр приборларын кулланганда аларны караучысыз калдырмагыз. Башка бүлмәгә китмичә чәйнек кайнаганны көтегез.
- Өйдән китәр алдыннан барлык розеткалар һәм плитәне тикшертегез. Барлык техника сүндерелергә, утюг – вертикаль хәлдә булырга тиеш.
- Өйдә газ исе килсә, ут, шырпы яки башка приборларны кабызмагыз.
Алынган кагыйдәләрне һәм белемнәрне ныгыту янгын-спорт эстафетасында узды.
Янгын куркынычсызлыгы көнендә Рамил Фаяз улы үзе белән янгын сүндерүчеләрнең чын хәрби киемен алып килгән, аны төркем тәрбиячесенең киеп карау мөмкинлеге булды.
Түбән Кама шәһәре Янгынга каршы пропаганда һәм иҗтимагый элемтәләр үзәге методисты Әхмәтова Г. З.