10-нче март вакыйгалары:
Узган тәүлектә ГТХМ Баш Идарәсе ДЯХ янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 35 тапкыр ярдәмгә чыккан. Сәбәпләре: электр җиһазны урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен дөрес үтәмәү - 1 тапкыр, мичне урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен дөрес үтәмәү – 2 тапкыр, ут белән саксыз эш итүдән – 2 тапкыр.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 1 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерү бүлекчәләре эше җәлеп ителмәде.
Янгыннар
10.03.2019 ел 09.02 Лениногорск шәһәре, Шашин урамы, 51 нче йорт, фатир.
Дүрт катлы кирпеч торак йортның беренче катында әйберләр яну. Мәйданы 1 кв.метр булган янгын.
Янгынның сәбәбе-электр җиһазны урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
10.03.2019 ел 15.43 Казан шәһәре, Актай урамы, 7А йорты. фатир.
Янгын коридор тибындагы биш катлы кирпеч торак йортның беренче катында. Янгын мәйданы 0,1 кв. метр.
Янгынның сәбәбе-ризык әзерләгәндә саксызлык.
Башка вакыйгалар
10.03.2019 ел 23.00 Казан шәһәре, Горький шоссесы урамы, 39 нчы йорт, 59 нчы фатир.
Исле газ белән агулану нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр:
- 2009, 2014 елгы кызлар, уртача дәрәҗәдәге ут газы белән агулану билгеләре белән БРКХнә хастаханәгә салынды;
- 1988 елгы хатын-кыз, исле газ белән агулану билгеләре белән Казан шәһәренең 7нче Шәһәр клиник хастаханәсенә салынды. Һәлакәтнең сәбәбе билгеләнә.