6-нчы март вакыйгалары:
Узган тәүлектә ТР ГТХМ ДЯХ янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 29 тапкыр ярдәмгә чыккан. Янгын сәбәпләре: ут белән саксыз эш итү - 6 янгын, башка сәбәпләр - 1 янгын.
Ирекле яннгын отрядлары - 3 янгын.
ТР ГТХМ ззләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыкты.
Янгыннар
06.03.2019, 00.36, Казан шәһәре, Сәид Галиев урамы, ш/йорт.
Планда 10х80 метр зурлыкта өч катлы ташландык бина түбәсе яну.
Янгын нәтиҗәсендә 1974 елда туган ир-ат зыян күргән, яну продуктлары белән агуланып, Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсенә хастаханәгә салынган. Янгын мәйданы 350 кв.метр.
Янгынның сәбәбе - ут белән саксыз эш итү.
07.03.2019, 02.22 Арча МР, Яңа Кырлай авылы, Тукай урамы, ш/йорт.
Янгын нәтиҗәсендә: г. Тукай урамы буенча 46-нчы номерлы торак йорт янып беткән. Янгынның гомуми мәйданы 48 кв. м. тәшкил итте.
Һәлак булучылар: 1939 һәм 1978 елгы 2 ир-ат.
Янгынның сәбәбе-1978 елгы ир-ат исерек хәлдә саксыз тәмәке тарткан.
Янгынга китергән хәлләр: янгынны соң ачыклау.
Әлмәттә янгын нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр юк.
Әлмәттә Гафиятуллин урамы, 29б йорт адресы буенча урнашкан торак йортта янгын чыкты.
Янгынның сәбәбе-электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү. Зыян күрүчеләр юк.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе халыкка балаларны караучысыз калдырмау үтенече белән мөрәҗәгать итә.
- Балаларны ябык фатирларда яки бүлмәләрдә ялгыз калдыру аеруча куркыныч. Янгын чыккан очракта алар үзләре янган бинадан чыга алмый.
- Исегездә тотыгыз: һәр өлкән кешенең бурычы - ут белән уйнауга чик кую, балаларга аларның куркынычлыгын аңлату.
- Балаларның иминлеге турында кайгыртыгыз, янгын вакытында кичекмәстән бинадан чыгып китәргә кирәклеген, аннары «112» ашыгыч ярәме турында аңлатыгыз. Үз балалары өчен үрнәк булыгыз.
Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - кеше салкынлыгы һәм ут белән эш итүдә ваемсызлык. Алкоголь исереклеге халәтендә кеше үз гамәлләрен, башка кеше гомере өчен дә бернинди җаваплылык тота алмый.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны": 8 (843) 288-46-96