4-нче март вакыйгалары:
Узган тәүлектә ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең ДЯХ янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 39 тапкыр ярдәмгә чыккан. Ялган чакырулар буенча-17 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 16 тапкыр. Республика янгын сүндерүчеләре 8 янгынны сүндергән, шул исәптән күпфатирлы йортларда – 1, мунчалар – 1, бакча йортлары – 1, каралтылар – 1, складлар – 1, авто – 2, башкалар – 1.
Сәбәпләре: мичне урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 тапкыр, электр җиһазны урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 тапкыр, ут белән саксыз эш итүдән – 3 тапкыр, башка сәбәпләр аркасында – 3 тапкыр.
Юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәләрен бетерү эшләренә коткаручылар җәлеп ителмәде. Ирекле янгын сүндерү бүлекчәләре – шулай ук.
ТР ЭКБ эзләү-коткару зональ отрядының дежур каравылы 13 тапкыр ярдәмгә чыккан. Ишекләрне ачу буенча – 10 тапкыр, ЮТХнә – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча-2 тапкыр. Профилактика эшләренә-14 тапкыр.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе халыкка балаларны караучысыз калдырмау үтенече белән мөрәҗәгать итә.
- Балаларны ябык фатирларда яки бүлмәләрдә ялгыз калдыру аеруча куркыныч. Янгын чыккан очракта алар үзләре янган бинадан чыга алмый.
- Исегездә тотыгыз: һәр өлкән кешенең бурычы - ут белән уйнауга чик кую, балаларга аларның куркынычлыгын аңлату.
- Балаларның иминлеге турында кайгыртыгыз, янгын вакытында кичекмәстән бинадан чыгып китәргә кирәклеген, аннары «112» ашыгыч ярәме турында аңлатыгыз. Үз балалары өчен үрнәк булыгыз.
Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - кеше салкынлыгы һәм ут белән эш итүдә ваемсызлык. Алкоголь исереклеге халәтендә кеше үз гамәлләрен, башка кеше гомере өчен дә бернинди җаваплылык тота алмый.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны": 8 (843) 288-46-96