Тормыш иминлеге культурасын пропагандалау, Гражданнар оборонасы буенча белемнәрне үстерү - Бүген-1 мартта Бөтендөнья гражданнар оборонасы көненә багышланган чараларның төп бурычлары әнә шундый иде. Бу көнне гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, белем бирү учреждениеләре вәкилләре, ГО һәм ГТХ эшләре буенча идарә белгечләре белән берлектә бөтен республика буенча ашыгыч хезмәтләрнең техника һәм җайланмалары күргәзмәләре, очрашулар, чыгышлар, тормыш иминлеге нигезләре буенча ачык дәресләр оештыралар, янгын сүндерү хезмәте бүлекчәләрендә Ачык ишекләр көннәре үткәрәләр.
Яшел Үзән янгын сүндерү-коткару гарнизонында балалар белән эшләүгә аерым игътибар бирәләр. Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне уңаеннан 52 нче янгын сүндерү-коткару бүлегендә Яшел Үзән шәһәренең берничә гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен Ачык ишекләр көне үткәрелде.
Резедә Йосыпова, Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны матбугат хезмәте