ТР буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең икенче отряды чаңгы эстафетасы җиңүчеләрен тәбрикли

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

«Татнефть» ҖАҖ предприятиесе аларны янгыннан саклаучы Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең КФК-2 отряды беренчелегендә отряд хезмәткәрләре арасында чаңгы ярышлары оештырды. Чаңгы эстафетасы стартына Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарының 13 командасы: Баулыдан Нурлатка кадәр булган отрядның иң көчле хезмәткәрләре чыкты.

Ярышлар Җәлил поселогының спорт комплексында узды. Чаңгы трассасының барлык юлында да эстафетада катнашучыларга команда җанатарлары ярдәм итте. Каты көрәш нәтиҗәсендә беренче урынны һәм ТР буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 2 отряды чемпионы титулын Баулы шәһәренең 14 нче янгын сүндерү-коткару бүлеге спортчылары яулады. Аның артыннан Ямаш авылының 77 нче янгын сүндерү бүлеге килде. Призерлар өчлеген Нурлаттан 73 нче ЭКБ чаңгычылары япты. Җиңүчеләр һәм призерлар лаеклы бүләкләр алдылар.

Аларның иң яхшылары ТР буенча ФЯХ отрядлары арасында республика ярышларында катнашу өчен 2 отряд җыелма командасына керәчәк.

ДКУ «2 ТР ЯХО (килешү буенча)» матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International