Татарстан Республикасы территориясендә янгыннарда кешеләрнең һәлак булуын кисәтү буенча үткәрелә торган эш кысаларында «Торак» операциясе үткәрелә. Бүген Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Югары Ослан муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге һәм Биектау муниципаль районындагы ”Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагы учреждение белән берлектә күп балалы гаиләләр һәм ялгыз өлкәннәр өчен яшәү урыннарында булдылар.
Биектау районының Мәмдәл авыл җирлегендә профилактик эш кысаларында ялгыз яшәүче гражданнарга Биектау муниципаль районы Башкарма комитетының өстәмә чаралары хисабына автоном янгын белдерүчеләре урнаштырылды.
Биектау районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге бшлыгы Алексей Разгулов биредә яшәүчеләр белән профилактик әңгәмә үткәрде, белешмәлекләр тапшырды һәм аларны күренеп торган урынга урнаштырырга тәкъдим итте. Шулай ук дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторы йортларда автоном янгын белдерүләрен урнаштыруда да ярдәм итте.
Бу юнәлештә эш дәвам итә.