Федераль янгынга каршы хезмәтнең яңа кабул ителгән хезмәткәрләренә ант кабул итү тантанасы Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде. РФ һәм ТР дәүләт флаглары, шулай ук Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы байрагы алдында «Татарстан Республикасы буенча 15 нче Федераль янгынга каршы отряд» федераль дәүләт сәламәтлек саклау учреждениесенә хезмәт иткән 25 хезмәткәр халыкка һәм Ватанга ант итте.
Һәр Ватан сакчысы өчен баш ритуал кереш сүз белән отряд башлыгы урынбасары Алмаз Мифтахетдинов ачты: «ант текстында сүз күп түгел, аларга тирән мәгънә салынган. Хезмәткәр кайда гына булмасын: хәрби дежурлыкта, яки өйрәнүләрә, янгыннарны сүндергәндә яки авария-коткару эшләрен үткәргәндә, шулай ук хезмәттән буш вакытларында ул үз гамәлләрен шушы ант таләпләре белән чагыштырып, халык алдындагы бурыч турында истә тотарга тиеш».
Тантаналы анттан соң яңа кабул ителгән хезмәткәрләр өчен Яр Чаллы шәһәре артистлары көче белән янгын саклау ветераннары һәм мактаулы кунаклар өчен бәйрәм концерты оештырылды. Бәйрәм вакытында кайбер ветераннар «Совет янгын сүндерү хезмәтенә 100 ел» юбилей медальләре белән бүләкләнде.