24-нче февраль вакыйгалары:
Узган тәүлектә ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең ДЯХ бүлекчәләре чакыру буенча 28 тапкыр ярдәмгә чыккан. Ялган чакырулар буенча-9 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 2 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында-1 тапкыр. Республика янгын сүндерүчеләре 9 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 3, каралтылар - 1, милекнең төрле формалары – 2. 2 кеше зыян күргән.
Сәбәпләре: электр җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында - 3 янгын, ут белән саксыз эш итүдән-1 янгын, башка сәбәпләр аркасында-4 янгын.
Узган тәүлектә ирекле янгын сүндерү бүлекчәләре эше җәлеп ителмәде.
ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре тревога буенча 5 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча - 2 тапкыр. Һөнәри эшләргә-9 тапкыр.
Янгын:
24.02.2019, 23.00, Казан шәһәре, Лушников урамы, 6-нчы йорт, фатир.
План буенча 15х20 метр зурлыкта тугыз катлы күпфатирлы торак йортның сигезенче катындагы ике бүлмәле фатирда әйберләр һәм мебель яну. Янгын мәйданы 9 кв.метр.
Баскычлы марш буенча янгын саклау хезмәткәрләре 6 кешене коткардылар.
Янгын нәтиҗәсендә 1945 елда туган хатын-кыз, һәм 1972 елда туган ир-ат зыян күрделәр, югары сулыш юлларының пешүе белән 7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенә урнаштырылдылар.
Янгынның сәбәбе-электр җиһазны урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе халыкка балаларны караучысыз калдырмау үтенече белән мөрәҗәгать итә.
- Балаларны ябык фатирларда яки бүлмәләрдә ялгыз калдыру аеруча куркыныч. Янгын чыккан очракта алар үзләре янган бинадан чыга алмый.
- Исегездә тотыгыз: һәр өлкән кешенең бурычы - ут белән уйнауга чик кую, балаларга аларның куркынычлыгын аңлату.
- Балаларның иминлеге турында кайгыртыгыз, янгын вакытында кичекмәстән бинадан чыгып китәргә кирәклеген, аннары «112» ашыгыч ярәме турында аңлатыгыз. Үз балалары өчен үрнәк булыгыз.
Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - кеше салкынлыгы һәм ут белән эш итүдә ваемсызлык. Алкоголь исереклеге халәтендә кеше үз гамәлләрен, башка кеше гомере өчен дә бернинди җаваплылык тота алмый.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны": 8 (843) 288-46-96