Балаларны ялгыз калдырмагыз: Кукмара районында фаҗига

2019 елның 22 феврале, җомга

10.11 сәгатьтә 22 февральдә республиканың Кукмара районы Яңа Сәрдек авылында шәхси торак йортта янгын чыгу турында хәбәр килде. Кызганычка каршы, 3 һәм 6 яшьлек ике малай янгында үлгән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, аларның әти-әниләре Кукмара шәһәренә киткән, балалары белән әби калган. Төтен күреп, ул өйгә керергә тырыша, әмма төтен сулый башлагач, аңын югалта. Аны күршеләр коткарып калырга өлгерсәләр дә, өйгә керә алмадылар.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе республика халкына мөрәҗәгать итә-балаларны караучысыз калдырмагыз. Балаларны ябык биналарда гына калдыру аеруча куркыныч. Янгын чыккан очракта алар үзләре янган бинадан чыга алмый.

Исегездә тотыгыз: һәр өлкән кешенең бурычы - ут белән уйнауны кисәтү, балаларга аларның куркынычлыгын аңлату. Үз балаларының иминлеге турында кайгыртыгыз, янгын вакытында кичекмәстән бинадан чыгып китәргә кирәклеген аңлатыгыз, аннары «112»ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына шалтыратыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International