Узган тәүлек эчендә булган вакыйгалар

2019 елның 22 феврале, җомга

21-нче февраль вакыйгалары:

Узган тәүлектә ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең ДЯХ янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 44 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республика янгын сүндерүчеләре 11 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 5. Кызганычка каршы, 4 кеше һәлак булды.

Сәбәпләре: электр җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 5 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, башка сәбәпләр аркасында – 1 янгын.

Бүтән сәбәпләре: бу вакыйга: ялган чакырулар буенча - 14 тапкыр, кыска ялганыштан– 3 тапкыр, ризык яну – 3 тапкыр, үзара башка хезмәтләре белән - 14 тапкыр.

ТР ГТХМ ЭКБ һәм ИЭКО филиаллары дежур каравылы 10 тапкыр чыккан. ишекләрне ачу буенча - 5 тапкыр, ЮТХнә – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр. Һөнәри эшләргә-15 чыгу.

Янгыннар:

21.02.2019, 02.41, Казан шәһәре, Вахитов районы, Меховәиклар урамы, 7-нче йорт.

Коридор тибындагы биш катлы кирпеч торак йортның беренче катында әйбрләр һәм мебель яну. Янгын мәйданы 5 кв.метр. Янгын бүлекләре килеп җиткәнче, баскычлы марш буенча мөстәкыйль рәвештә 120 кеше эвакуацияләнде. Янгынның сәбәбе – ут төртүдән.

22.02.2019, 03.22, Лаеш МР, Каип авылы, Державин урамы, шәхси йорт.

Планында 5х12 метр зурлыкта бер катлы йорт һәм каралты корылмалар яну. Янгынның гомуми мәйданы 100 кв.метр. Янгын сүндерү барышында ике кешенең гәүдәсе табылган. Янгынның сәбәбе ачыклана.

22.02.2019, 04.22, Лениногорск муниципаль районы, Сугушла авылы, Гагарин урамы, шәхси йорт.

72 кв. м мәйданда йортның түбәсе һәм түшәме яну янгын сүндерү барышында ике кешенең гәүдәсе табылган.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе халыкка балаларны караучысыз калдырмау үтенече белән мөрәҗәгать итә.

- Балаларны ябык фатирларда яки бүлмәләрдә ялгыз калдыру аеруча куркыныч. Янгын чыккан очракта алар үзләре янган бинадан чыга алмый.

- Исегездә тотыгыз: һәр өлкән кешенең бурычы - ут белән уйнауга чик кую, балаларга аларның куркынычлыгын аңлату.

- Балаларның иминлеге турында кайгыртыгыз, янгын вакытында кичекмәстән бинадан чыгып китәргә кирәклеген, аннары «112» ашыгыч ярәме турында аңлатыгыз. Үз балалары өчен үрнәк булыгыз.

Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - кеше салкынлыгы һәм ут белән эш итүдә ваемсызлык. Алкоголь исереклеге халәтендә кеше үз гамәлләрен, башка кеше гомере өчен дә бернинди җаваплылык тота алмый.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны": 8 (843) 288-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International